Заман шартларын исәпкә алып, башкалабызда транспорт юлларына үзгәрешләр кертелә. Шәһәр үзәгендә велосипед юлы полосасы барлыкка киләчәк. Ике метр киңлектәге махсус юлда булачак үзгәрешләр белән хәбәрчебез дә кызыксынды.
Казанда Зур Кызыл урамы буйлап 2 чакрым озынлыктагы велосипед юлы полосасын төзүне дәвам итәргә планлаштыралар. Ул Кремль яр буе һәм Батурин урамындагы гамәлдәге велосипед юлларын тоташтыра.
Юлның киңлеге 2 метр ярым була. Хәзер Казанда велосипед юлларының гомуми озынлыгы — 12 чакрым, аны 75 чакрымга җиткерү күздә тотыла.
Казанның Иске Үзәк өлеше велосипедлар, автомобильләр барлыкка килгәнче үк формалашкан, шуңа күрә ЮХИДИ таләпләре нигезендә велосипедта йөрүне куркынычсыз оештыру мөмкинлеген табу җиңел түгел. Шулай да без җаен табабыз. Барлык яңа юллар велосипед хәрәкәте таләпләрен исәпкә алып проектлана.
Юл өстәмә светофорлар, шулай ук кагыйдә билгеләре белән җиһазландырыла.
Бөтен шәһәр өчен велосистема концепциясе эшләнгән инде. Ул торак комплексларына да кагыла. Иң элек аларның гамәлдәге велосипед юллары белән бәйләнешен арттыралар. Яңа таләпләр буенча бер подъездга велосипедлар кую өчен кимендә 5 урын булырга тиеш.
Елизавета Жукова, Татарстан яңалыклары.