Татарстанда велосипедчыларның җәйге сезоны 23 апрельдә башлана.
Беренче узыш иртәнге сәгать унда Урам экстрим паркында башлана. Әлеге транспорт төрен популярлаштыру өчен республикада «Санкцияләргә безнең җавап — велосипед» узышлары игълан ителде. Әлеге узыышларда рәссамнар һәм фоторәссамнар актив катнашырга теләк белдерде. Катнашучылардан заявкалар 1 июньгә кадәр кабул ителә, ә җиңүчеләргә призлар һәм бүләкләр 3 июньдә тапшырыла.