Ватаныбыз язмышына битараф булмаган, кыюлык, батырлык күрсәтергә, ватаныбызны якларга әзер булучыларны, «Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәгендә көтәләр. Ул «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли.
Контракт төзегәндә бер тапкыр түләнә торган акча күләме — 195 мең сум, махсус операция зонасында булганда ай саен — 204 мең сумнан башлап түләү каралган. Шулай ук, Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, 305 мең сум күләмендә, бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Ул бу елның 31 нче августыннан соң, контракт төзегән хәрбиләргә бирелә. Указ, 2023 нче елның 31 нче декабренә кадәр гамәлдә.