Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
«Кораллы көчләрнең хөрмәтле ветераннары, офицерлар һәм генераллар, прапорщиклар һәм мичманнар, солдатлар һәм матрослар, бүген без тантаналы көн — Ватанны саклаучылар көне алдыннан җыелдык. Бу — батырлык, кыюлык, намуслылык, Ватанга һәм үз халкыңа тугрылык бәйрәме. Бу көнне чорлар бәйләнеше һәм буыннар дәвамчанлыгы аерым бер көч белән сизелә», — диде Рөстәм Миңнеханов, залда җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.