Бүген “С чего начинается Родина-Ватан нәрсәдән башлана?” дигән яшьләр патриотик җыры фестиваленә гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Анда уннан алып 35 яшькә кадәрле кешеләр катнаша ала. Иң яхшы башкаручыларга Россия телеканалының 12 сәгатьлек телемарафонында катнашу мөмкинлеге бирелә.
Җырдагы әлеге сүзләр һәркемгә яхшы таныш. Үз Ватаныңа мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән сугарылган. Шуңа охшаш җырлар бу көннәрдә туган илебезнең барлык төбәкләрендә яңгырый. «Ватан нәрсәдән башлана » дип исемләнгән патриотик җырлар фестивале-конкурс кына түгел, ә яшь буында туган илгә карата патриотик хисләр тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булган чара Биредә һәркем — профессиональ башкаручылар да, һәвәскәрләр дә, гаилә ансамбльләре дә катнаша ала. Иң яхшы башкарылган җырлар телемарафонга сайлап алына.
Татарстанлылар үз видео язмаларын “Вести Татарстан” – Татарстан яңалыклары” программасына иртәгә кадәр тапшыра ала. Видеоязмаларны тыңлап, тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Җыр конкурсы өч этапта уза.
Һәр төбәктән финалга ике катнашучы яки иҗат коллективы сайлап алына. Иң яхшы башкаручыларның чыгышларын 12 июньдә – Россия көнендә “С чего начинается Родина” дигән телевизион марафонда карарга мөмкин булачак.
Диана Дасаева, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.