Безнең телерадиокомпания һәм Русфонд җәмгыяте авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Җиде яшьлек Ваня Кусый да безнең ярдәмгә мохтаҗ. Әти-әнисе генетик авыруны дәвалауда булышуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Гаиләгә булышу өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС хәбәр җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум.
Ашказанындагы проблемаларга Ваня кечкенәдән ияләшкән инде. Генетик авыру тиешенчә тукланырга мөмкинлек бирми. Аңа өстәмә туклыклы матдәләр бирәләр. Бала витаминнарны компенсацияләү өчен, тәүлегенә уналтышар сәгать система алырга мәҗбүр.
Көтелмәгән шатлык-бала авырлыгына бераз арттырган. Хәер, унҗиде килограмм 7 яшьлек малай өчен барыбер аз. Егерме ике килограммнан да ким булмаска тиеш. Гәүдәсенең җиңел булуы да-матдәләр алмашының дөрес булмавы нәтиҗәсе.
Ваня бик кызыксынучан, актив бала. Ул яшьтәшләре белән күбрәк уйнарга тели.
Даруларга, махсус туклануга якындагы ике елга гына да 4 млн. 724 мең сум акча кирәк. Әти-әнисенең бу кадәр акчасы юк.
Балага ярдәм итәргә теләүчеләргә 5542 ына «Дети» сүзен язып, смс хәбәр җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе -75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгьлүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Инна Данилова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.