Күренекле җыр укытучысы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Лазькога 23 февралендә 105 яшь тулыр иде. Шул уңайдан, 27 нче февралдә аның истәлегенә вокал музыкасы концерты узачак. Чарада аның укучылары катнашыр дип көтелә.
Валентина Лазько бөек педагог иде. Казанда вокал мәктәбен булдырган кеше.1952 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.1952-1983 елларда Казан дәүләт консерваториясендә укыткан. Күренекле татар җырчылары Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева – аның укучылары.