Кем ничек ярдәм итә ала. Вакытлыча мобилизацияләнүчеләр өчен Татарстан районнарында һәм башкалабызда төрле акцияләр уздырыла. Ул нинди акцияләр? Матди һәм психологик ярдәмне кемнәр күрсәтә? Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Башкалар язмышына битараф булмаган казанлылар мобилизацияләнгәннәргә кирәк булган әйберләрне җыю өчен теләктәшлек төркемнәре төзи. Исемлектә-гигиена кирәк-яраклары, төймәле телефон, җылы киемнәр.
Шулай ук төрле фондлар аша да ярдәм итәргә теләүчеләр бар. Мәсәлән бик күп кеше Зәкәт хәйрия фондының акчалата ярдәм акциясендә катнашкан. Алар арасында сәнгать әһелләре дә блогерлар да бар. Җыенысы бер миллион тирәсе акча җыелган. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен кирәкле мәгълүмат Диния нәзарәте сайтында. Акция әле дә дәвам итә.
Казанда армиягә чакырылучыларга һәм туганнарына ярдәм итү буенча штаб төзелде.Шулай ук Мобилизацияләнүчеләрнең туганнарына эмоциональ киеренкелекне җиңәргә Казан епархиясе дә псилогок ярдәм күрсәтә.
Очрашулар һәр җомга көнне кичке алтыда Мәскәү урамының 39 нчы йортында уза.
Мөршидә Җиһан, Эльвира Фәйзуллина, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.