Республикада ковидка каршы вакцина ясату дәвам итә. Максат – көз айлары башланганчы, массачыл иммунитетны формалаштырырга өлгерү. Югары уку йортларында да бу көннәрдә прививка ясатучылар артты.
Югары уку йортларында мәҗбүри вакцинация ясату турындагы яңалык чыгарылыш имтиханнары чорына туры килде. Әлегә статистикада привив ясатучылар күп түгел. Архитектура-төзелеш университетында беренчеләрдән булып вакөина ясатырга керештеләр.
Югары уку йортында коронавируска каршы актив вакцина ясату башланды. Табиблар атнага берничә тапкыр килә. Прививка яґсатмаучыларны тулай торакта яшәргә кертмәүләре мөмкин.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе күп кенә уку йортларына күрсәтмәләр бирде. Барлыгы 35 оешма. Федераль университетта вакцинаны үзләрендә ясыйлар, әлегә яңа кагыйдәләр юк.
Медицина, авиация, химия -технология уку йортларында да прививканы ирекле рәвештә генә ясаталар.
Башка төрле йогышлы авырулар, мәсәлән кызамык, яки паротит килеп чыкса да, шундый ук схема буенча эш итәләр. Бер кеше авырса да, барысына да вакцина ясыйлар.