Республикада коронавирустан яңа вакцина партиясен көтәләр. Казанда медикаментлар запасы тагын 26 мең Спутник в дозасы белән тулыланды.
Хәзер бу препаратларны медицина учреждениеләренә тараталар. Тагын 3 мең доза Эпиваккорон препараты кайтарылачак. Татарстанда ковидка каршы вакцина ясату дәвам итә. Казандагы 18 нче поликлиникага көн саен йөздән артык кеше прививкага килә. Иммунитет формалаштыру өчен өлкән яшьтәге кешеләрнең 60% ына прививка ясатырга кирәк. Татарстанда алар якынча 2 миллион кеше исәпләнә. Вакцина ясатуга дәүләт хезмәтләре Порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә, бердәм 122 номеры яки яшәү урыны буенча поликлиникаларда язылырга мөмкин.