Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында галимнәр-вирусологлар, эпидемиологлар, инфекционистлар, генетиклар, «кызыл зона»сыннан табиблар, Роспотребнадзор вәкилләре, юристлар һәм Татарстанда яшәүчеләр беренче тапкыр түгәрәк өстәлгә фикер алышырга җыела.
Белгечләр вакцинацияләүнең барлык аспектлары турында сөйләшәчәкләр, гражданнарның сорауларына җавап бирәчә, Интернетта тиражлана торган ялгышларны аңлатачаклар.
Татарстанда яшәүчеләр 2021 елның 9 февралендә көндезге сәгать уникедән икегә кадәр эксперт түгәрәк өстәле барышында 8 800 350 44 72 кайнар линия телефоны буенча сорауларын бирә һәм алдан ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының электрон почтасына op.rt@tatar.ru адресы буенча сораулар җибәрә ала.