Яңа басылып чыккан басмаларны укучыга тәкъдим итү матур гадәткә әйләнде. “Татмедиа” бинасында күренекле Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китаплары тәкъдим ителде.
Вахит Имамовның «Кәнәфи» дип аталган китабында урын алган язмада узган гасырның 90 нчы еллары чагыла. Автор сүз көче аша үзгәртеп кору елларында башбаштаклык, әхлакый тотнаксызлык кебек сыйфатларны укучы күңеленә җиткерә.
«Кәнәфи» — «Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 26 нчы кесә китабы.
«Ерактагы якын туганнар» китабында авторның 20 елдан артык сәяхәтнәмәләрдән җыелган язмалары тупланган. Әлеге китап Бөтендөнья конгрессының матди ярдәме белән чыгарыла.
Вахит Имамов “Ерактагы якын туганнар” китабы аша җир шары, Россия буйлап сибелгән милләттәшләрне берләштерә.
Ләлә Зәйнуллина, Данил Жданов. Татарстан яңалыклары.