Бу көннәрдә Ваһапов фонды үзенең иҗади проектларга багышланган матбугат конференциясен үткәрде. Биредә сүз Ваһапов фестиваленең 20 еллыгына багышланган чаралар, яңа татар җыры, халык җәүһәрләре проекты турында барды.
Шулай ук Ваһапов фонды, Татарстанның халык шагыйре Разил Валиев истәлегенә багышлап махсус кичәләр үткәрә башлый. Концертлар циклы 16 апрельдә Казанда Камал театрында башлана.