Рәшит Ваһапов фондының якын арада буласы чараларына багышланган матбугат конференциясе булып узды. Быел Ваһапов фестиваленең 20 нче юбилей сезоны уңаеннан, Журналистлар белән очрашуда фонд директоры, продюсер Рифат Фәттахов чараларның үзенчәлекләре белән таныштырды.
18 сентябрьдә Ваһапов фестиваленең ХХ юбилей сезонын гала-концерты була. Гала-концерт вакытында яңа лауреатларны тәкъдим итү белән беррәттән гран-при иясе дә билгеләнә. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында уза.
Шулай ук 20 нче юбилей сезоны уңаеннан якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар көтелүе, Фестиваль тамашасының Россия шәһәрләрендә, Башкортостан җирлегендә, Үзбәкстан да даүткәрелүе турында да әйтелде.
Яңа Татар җыры, Шәрыкъ базары фестивале, “Ялла” ансабленең Татарстандагы гастрольләре, Рамил Курамшинны искә алу кичәсе дә, фестиваль лауреатларының концерт тамашалары турында да аңлатмалар бирелде.