Ваһапов фестивале үткәрелә башлауга быел 20 ел тулды. Яңа сезонда Рәшит Ваһапов фонды тәкъдим итәчәк проектлар турында тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Әйтәсе генә ансат егерме ел. Ә ул сан эчендә бер буын тәрбияләнгән. Юбилей буклеты итеп җыела башлаган мәгълүмат чыганагы да эчтәлекле затлы, китап итеп әзерләнгән. Анда яңа татар җыры, Яшь җырчыларны үстерү конкурслары, үзешчәннәр арасында халык җәүһәрләрен барлау, халыкара мәдәни дуслык күперен үстерү , гомумән Ваһаапов фондының эзлекле эшсчәнлеге чагыла.
16 сентябрьгә билгеләнгән Ваһапов фестиваленең юбилей гала концерты, яңа татар җыры бәйгесе, халык җәүһәрләре проекты йолдызы Гөлнәзирә Талипованың иҗат бәйрәме һәм халыкара күләмдә үткәрелгән Шәрык базары Казанда фестивальләрен үткәрү – очрашу барышында ачыкланган төп юнәлешләр.
Журналистлар белән аралашуда катнашкан җырчылар Ваһапов фонды җитәкчелегендә узган чараларда үз репертуарлары белән бәйле үзенчәлекләрне сөйләде. Ваһапов фестиваленең иң беренче лауреты Рөстәм Асаев хәзер мәртәбәле жюри әгъзасы. Иң яшь катнашучы булып фестиваль тарихына кереп калган Сәйдә тиздән Ялла төркеме солисты Фаррух Закиров белән дуэт җырларга җыена.
Мөршидә Җиһан. Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.