Казанда вәхшиләр Кремль каршындагы автобус тукталышын җимергән. Башкала мэриясендә вәхшиләрне эзләү өчен шаһитларның полициягә хәбәр итүләрен сорыйлар. Павильон торгызылган, ләкин бу бердәнбер очрак түгел. Теманың дәвамы киләсе язмада.
Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары аптырашты.
Кемдер Кремль диварлары янәшәсендә Батурин урамындагы тукталыш павильонының пыяласын ваткан. Бәлки, шуңа күрә бу хәлгә игътибар иткәннәрдер, ди Илдар Камалетдинов. Ул җимерелгән павильонны торгызган.
Бу кывйммәтле пыяла, берсе ун мең сумнан артык тора. Шуңа күрә бер айга әлеге реклама компаниясе генә дә, вәхшилек актларыннан соң, тукталышлардагы стендларын торгызу өчен, йөз мең сумга кадәр акча сарыф итә. Мондыйвәхшилекне-Казанның чын бәласе, дип саныйлар. Психолог Людмила Невоструева моның белән килешә, аның фикеренчә, төп проблема — дөрес тәрбия бирмәүдә.
Өлкәннәрне һәм яшь вәхшиләрне яңадан тәрбияләү белән полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә. Мондый җинаятьләрне ачуда аларга камералар бик булыша. Хәзер, вәхшилек факты буенча, шәһәрнең хокук саклау органнары тикшерү башлаган. Бәлки, якын көннәрдә аларны табып, җәзага тартырлар. Бу киләчәктә җитди җинаять эшләмәскә сабак булырга тиеш.