Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе, 1 нче марттан Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә Вәгазь телевизион ачык конкурсын игълан итте. Аның максаты: вәгазь жанрын популярлаштыру һәм татар телендә иң оста вәгазьчеләрне ачыклау. Конкурс шарты буенча һәр җомга , хөрмәтле тамашачылар, вәгазь сөйләүчеләр белән сезне дә таныштырып барабыз. Конкурста теләсә нинди һөнәр ияләре катнаша. Бүгенге конкурсантыбыз ветеран журналист Вәсилә Рәхимова.Аның вәгазе Исми Әгзам догасы фазыйләтләренә багышланган.
Вәгазь телевизион ачык конкурсының нигезләмәсе белән безнең телерадиокомпаниянең trt сызыкча tv.ru сайтына кереп танышырга һәм гариза үрнәген йөкләп алырга мөмкин. Ә бүгенгә баргызыга да бәрәкәтле тормыш теләп саубуллашам. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!