Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр! Вәгазь телевизион ачык конкурсын дәвам иттерәбез. Нәрсә ул иман? Кем ул иманлы кеше? Кем ул мөселман? – дигән сорауларга төрле җаваплар ишетергә туры килә.Бүгенге конкурсантыбыз Балтач районы Борбаш авылындагы ир балалар пансионаты шәкерте Рәсүл Хадиев.
Үзеңне мөселман дип саныйсың икән – иманың синең эшләреңдә, холкыңда, сүзләреңдә күренергә тиеш. Исегезгә төшереп үтәбез. Вәгазь телевизион ачык конкурсында 15 яше тулган һәркем катнаша ала. Вәгазьләрне видеоязма рәвешендә ТВВӘГАЗ Бөтерчек яндекс нокта ру. электрон адресына җибәрегез. Җомга көнебез мөбарәк булсын. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.