Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр. Вәгазь телевизион ачык конкурсын дәвам итәбез., Файдасызга, максатсыз вакытны әрәм үткәрү, малны кирәксезгә тоту, урынсызга бетерү, әрәм шәрәм итү. Болар барысы да исраф дип атала. Нәкъ шул хактага вәгазьне Киров өлкәсеннән килгән “Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсендә укучы Нәфис Һадыев сөйли.
Ислам дине бөтен эштә урталыкны, чама белүне хуплый. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Эшләрнең иң хәерлесе — урта юл», — ди. Шул урталыкны таба белеп яшик дигән теләктә бүгенгә саубуллашам.Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.