Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр! Вәгазь телевизион ачык конкурсын дәвам итәбез. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 19 нчы июньдә Зөлхиҗҗә ае башланды. Без, мөселманнар өчен әлеге ай аерым мәгънәгә ия һәм аңа аерым әһәмият бирү кирәк. Ни өчен икәнен Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның вәгазен тыңлап белербез.
Шулай итеп, бер Зөлхиҗҗә ае өчен генә дә бик күп гыйбадәтләр җыела. Ул – аерым гает намазы, ураза, хаҗ, Корбан чалу, сәдака бирү һәм башка бик күп төрле гамәлләр. Бу – Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән мөмкинлеге. Бүгенге вәгазь чыгарылышыбызны йомгаклау алдыннан исегезгә төшереп узабыз. Вәгазь телевизион ачык конкурсында 15 яше тулган һәркем катнаша ала. Вәгазьне видеоязма рәвешендә дә, гариза итеп кенә дә ВӘГАЗТВ Бөтерчек яндекс нокта ру. электрон адресыбызга җибәрә аласыз. Җомга көнебез мөбарәк булсын. Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.