Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр!
Бүген 1 сентябрь. Шушы минутларда чәчәк бәйләме тоткан балалар, аларны дулкынланып озата килгән ата-аналар һәм әлбәттә инде укытучылар мәктәп-гимназияләрдә белем көне танатанасында. Бәйрәм уңаеннан бүгенге вәгазебезне Исламда белем фазыйләтләренә багышларга булдык. Аны Вәгазь телевизион ачык конкурсына Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин яздырып җибәрде.
Гыйлем алу һәм аны халыкка тарату әҗер-саваплы гамәл. Аллаһ яраткан кешесенә гыйлем бирер һәм яраткан кешесенә шул гыйлемне тарату мөмкинлеген бирер, мондый югарылыкка ирешү – олы бәхет. Барыгызга да саулык сәламәтлек белем ачкычлыры теләп җомга вәгазе чыгрылышын тәмамлыйбыз. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.