Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр! Игътибар иткәнегез бармы икән: елмаеп, йөзләре нур сибеп торган кешеләргә караганда “бәхетсезлек битлеге” киеп, кара көеп йөрүчеләр безнең урамнарда ешрак очрый. Ни сәбәптәндер безнең җәмгыятебездә кешеләр арасында гади елмаю, сәламләшү җитми.
Бүгенге взгазебез дә елмаю хакында. Аны Вәгазь телевизион ачык конкурсына дип махсус Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Хәят Нуруллина яздырган. Аңа әле 8 генә яшь һәм конкурс таләпләренә туры килми , әмма аның вәгазен искәрмә итеп сезгә дә тыңлатырга булдык.
Хәят кызыбыз кебек инсафлы сабыйларыбыз күбрәк булсын, һәм шундый балаларны тәрбияләүче әти-әниләргә, барча мөэмин-мөселманнарга сәламәтлек теләп саубуллашам. Җома көнебез мөбарәк булсын
Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.