Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә «Вәгазь» телевизион ачык конкурсын игълан итә. Анда 15 яше тулган һәркем катнаша ала. Гаризалар 2023 елның 1 октябренә кадәр оештыручыларның tvvagaz@yandex.ru электрон почтасына видеоязма рәвешендә кабул ителә. Гариза үрнәге һәм «Вәгазь» телевизион ачык конкурсның нигезләмәсе.
«Вәгазь» телевизион ачык конкурсы турында нигезләмә
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Әлеге нигезләмә «Вәгазь» телевизион ачык конкурсы (алга таба – Конкурс) оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.
1.2. Бәйгене оештыручылар – Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (алга таба – Оештыручы).
2. Конкурсның максатлары һәм бурычлары.
2.1. Конкурсның максаты вәгазь жанрын популярлаштыру һәм татар телендә иң оста вәгазьчеләрне ачыклау.
2.2. Конкурсның бурычлары:
— төрле темага вәгазьләр иҗат итүгә этәргеч бирү;
вәгазьләрне халыкка үтемле итеп сөйләү үрнәген булдыру;
— оста вәгазьчеләрне барлау һәм халыкка таныту.
3. Жюри
3.1. Комиссия тарафыннан 7 (җиде) кешедән торган жюри төзелә, ул дин һәм сөйләм осталыгы өлкәсендәге белгечләрдән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән тора. Жюри составына рәис, рәис урынбасары, җаваплы сәркатип һәм жюри әгъзалары керә.
3.2. Жюри утырышында кимендә 5 (биш) әгъза катнашса, ул тулы хокуклы дип санала.
3.3. Жюри карарлары коллегиаль кабул ителә. Тавышлар (баллар) саны тигез булганда, жюри рәисенең тавышы хәлиткеч була.
4. Конкурста катнашучылар
4.1. Конкурста 15 яше тулган һәркем (нинди һөнәр иясе булуга карамастан) катнаша ала.
4.2. Конкурста катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә:
а) 15 яшьтән 20 яшкә кадәр (15 һәм 20 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
б) 21 яшьтән 35 яшькә кадәр (21 һәм 35 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
в) 36 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар;
5. Конкурсның номинациясе:
5.1. Вәгазь
5.2. Һәр категориядә 3 (өч) катнашучы бүләкләнә (әлеге Нигезләмәнең 4.2 пунктындагы “а”, “б”, “в” бүленеше.)
6. Конкурста катнашучыларга таләпләр:
6.1. Конкурс татар телендә үткәрелә;
6.2. Вәгазь яттан сөйләнгән монолог рәвешендә булуы шарт;
6.3. Чыгыш ясау вакыты 7 (җиде) минуттан артмаска тиеш.
7. Конкурсны оештыручының вәкаләтләре
Оештыручы:
— тапшырылган эшләрнең Конкурс таләпләренә туры килүен, Конкурста катнашучыларның таләпләрен үтәвен тикшереп тора;
— конкурс документациясен алып бара;
— жюри эшен тәэмин итә;
— Комиссиягә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына Конкурс үткәрү барышы турында оператив мәгълүмат бирә;
— Конкурсның йомгаклау тантанасын үткәрүне оештыра;
— Бәйгедә катнашучы үзе җибәргән шәхси (персональ) мәгълүмат, оештыручы өчен аның шәхси мәгълүматларын куллануга ризалыгы булып санала;
— Катнашучы тарафыннан җибәрелгән видеоматериаллар кире кайтарылмый һәм аның йомгаклау тантанасында чыгышы тулысынча оештыру тарафыннан үз максатларында файдаланыла ала.
8. Бәйгене үткәрү һәм аңа йомгак ясау тәртибе
8.1. Бәйге ике этапта уздырыла һәм йомгаклау тантанасы белән төгәлләнә.
8.2. Бәйге эшләрен сайлап алу шарты катнашучыларның башкару осталыгыннан гыйбарәт.
8.3. Беренче этап (сайлап алу этабы) барышында Конкурста катнашучылар эшләрен видеоязма рәвешендә (телефон белән төшерелсә дә ярый) tvvagaz@yandex.ru электрон почта адресына җибәрә. Шулай ук кушымта итеп гаризаны да (катнашучының фамилиясе, исеме, шәһәре (районы), яше, вазыйфасы, башкарылачак вәгазьнең темасы) беркетергә кирәк.
8.4. Конкурсның беренче этабы 15 нче февральдән 1 нче октябрьгә кадәр (1 октябрьне дә кертеп) уздырыла.
8.5. Икенче этап барышында жюри (1 нче октябрьдән) тапшырылган Конкурс эшләрен карый һәм тиешле категорияләр буенча конкурста җиңүчеләр турында ачык тавыш бирү юлы белән карар кабул итә. Жюри карары беркетмә белән рәсмиләштерелә. Моннан тыш, конкурсның икенче этабында жюри йомгаклау тантанасында сөйләнәчәк вәгазьләрне билгели.
8.6. Жюри бернинди дә призлы урыннар бирмәскә яки аерым номинацияләр һәм катнашучылар категорияләре буенча берничә призлы урыннар бирергә хокуклы.
8.7. Жюри катнашучының җиңмәү сәбәпләре турында аңлатмалар бирми һәм аның карары кабаттан тикшерелми.
8.8. Конкурста катнашып, җиңү яуламаган катнашучыларга электрон почта аша Рәхмәт хатлары юллана.
8.9. Оештыручы Бәйгенең йомгаклары турында жюрига хәбәр итә.
8.10. Бәйгедә җиңүчеләр турында мәгълүмат Оештыручының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырыла һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басыла. Иң яхшы вәгазьләр атна саен Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең “Яңалыклар” чыгарылышында күрсәтелә.
8.11. Конкурсның йомгаклау тантанасы декабрь азагында үткәрелә.
8.12. Бәйгедә җиңүчеләр конкурсны йомгаклау тантанасында бүләкләнә.
9. Йомгаклау нигезләмәләре
9.1. Бәйгедә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
9.2. Оешмалар һәм предприятиеләр конкурста катнашучыларга махсус бүләкләр һәм премияләр бирергә мөмкин.
9.3. Әлеге Нигезләмәдә күрсәтелмәгән мәсьәләләр, Жюри рәисе белән килештерелеп, Оештыручы тарафыннан хәл ителә.
«Вәгазь» телевизион ачык конкурсының жюри составы
Жюри рәисе — Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары
Рәис урынбасары — Әхмәд хәзрәт Сабиров «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме
Җаваплы сәркатип — Мөршидә Җиһан (Мөршидә Хәнәфи кызы Байрактар) «Татарстан» ДТРКнең Милли тапшырулар хезмәте шеф-редакторы
Жюри әгъзасы — Раил хәзрәт Мөхетдинов Казан театр училищесы мөгаллиме
Жюри әгъзасы — Луара Галимҗан кызы Шакирҗанова Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Жюри әгъзасы — Илсөяр Илдус кызы Шиһапова Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты; сәхнә теле, дикторлык осталыгы белгече
Жюри әгъзасы — Миңназыйм Мәүлет улы Сәфәров «Татарстан» ДТРКнең Милли тапшырулар хезмәте башлыгы
Конкурсның эксперты — Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстанның Баш казые