Узып баручы ел мәгариф һәм фән өлкәсендә нинди казанышлар, яңалыклар белән истә калды? 2023 ел — илкүләм Укытучы һәм остаз елында педагогика коллективлары алдына нинди бурычлар куела? Укучыларның кышкы каникулларын ничек файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә?
Татарстан радиосының иртәнге туры эфиры, мәгарифнең шушы һәм башка актуаль темаларына багышланды. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, яңартылган мәгариф стандартларындагы үзәрешләрне гамәлгә ашыру, милли телләрдә укытуның сыйфатын яхшырту, мөгаллимнәрнең абруен күтәрү, хезмәт хакларын арттыру, мәгариф учреждениеләрендә иминлекне саклау мәсъәләләренә дә тукталды.Без дә Студия кунагына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек