Республикада суга батып үлүчеләрнең артуы зур борчу тудырды. Узган якшәмбедә генә дә суда 10нан артык кешенең гомере өзелде. Шуларның берсе-биш яшьлек бала. Елга-күлләрдә рәсми коену тыелды. Бу хакта коткаручылар тагын бер кат искә төшерде. Тулырак киләсе репортажда.
Узган ял көннәре республика сулыклары фаҗига урыннарына әйләнде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына су коенганда батып үлү очраклары турында хәбәрләр алынды. Казанда Аккош күлендә биш яшьлек малай батып үлгән. Янында әти-әнисе дә булган.
Чаллыда исерек ир белән хатын ял иткәндә, ир кеше суга бата.
Ял көннәрендә 10 кеше суга батып үлгән. Барысы да диярлек җиһазландырылмаган пляжларда коенган.
ТР кече суднолар буенча баш Дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов: » Махсус җиһазландырылмаган урыннарда су коенганда, кеше кинәт егылып кимтәргә, упкынга эләгергә мөмкин.Суга баткач, сулышы кысылу куркынычы зур.»
Ял итүчеләр тыю билгеләренә дә игьтибар итмиләр. Алар кешеләр гомере турында кайгыртуның беренче билгеләре бит.
Эссе һава торышына карамастан, белгечләр су коенуны кичектереп торырга тәкьдим итә.
ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков: «хәл катлаулы, белгечләр бу көннәрдә пляжларга йөрмәскә чакыра«.
Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия карары белән суга батып үлү очракларын булдырмау өчен, пляжларда кизү тору көчәйтелде. Өстәвенә, гомерләренә битараф булган кешеләрне штрафка да тартачаклар.
Вадим Струминский, Лилия Гатина, Ренат Сәхибгәрәев, Ленар Солтанов.