Узган төндә Казан аэропортына Бангкоктан самолет кайтып төште. Салонда Тайландта калган Россия гражданнары иде. Якташларыбызны ничек каршыладылар? Киләсе роепортажда.
Бу Казан аэропортындагы соңгы 20 көн эчендәге беренче халыкара пассажир рейсы. Татарстан туристлары Тайландтан әйләнеп кайтты, коронавирус бу илне дә читләтеп узмады. Шуңа күрә сәфәр кылучыларны түземсезләнеп көтеп каршыладылар. Аэропорт һәм һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре махсус саклагыч киемнәргә киенгәннәр, барысы да битлек һәм перчаткалардан.
Казан аэропортында бу самолетның төшүен узган атнадан бирле көткәннәр иде. Нниһаять, Татарстанның 111 кешесе туган ягыбызга әйләнеп кайтты. Тик шунда ук өйләренә һәм фатирларына кайту мөмкинлеге юк.
Барысы да изоляциядә булачак. Бу салонда калган пассажирларга да кагыла –алар Башкортостан башкаласы Уфага очты. Аларның сәламәтлегенең торышын табиблар салонда ук контрольдә тотты, тән температураларын тикшерделәр. Антисептиклар белән дезинфекцияләделәр. Барысы да куркыныч вирустан саклану өчен эшләнде.
«Үз изоляция режимын бозмас өченн, Тайландтан кайткан пассажирларны урынга илтү өчен, аларны трап янында ук 6 автобус көтеп торды. Аларны башкалабызның Левадия санаториенә урнаштырдылар. Анда 200гә якын урын әзерләнгән. Ике атна шунда изоляциядә булачаклар.
Булат Шакиев, Сергей Павлухин, Фәнис Мөхәммәтов.