Татарстанда узган тәүлектә тагын 50 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«173 кеше хастаханәгә салынган, 37 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шулай итеп, 8 августка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 24 337 тапкыр куелган. Татарстанда 21 550 кеше (узган тәүлектә — 8 кеше) коронавирустан терелгән.