Узган ел автомобильләрнең каралтылган тәрәзәләре өчен 40 меңнән артык кеше җаваплылыкка тартылган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шундый машиналарны ачыклау максаты белән, көн саен рейдлар үткәрә. Тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге махсус җиһаз белән тикшерелә – ул кимендә 70 процент булырга тиеш. Әгәр автомобиль хуҗасы тәрәзәләрне каралтса, 500 сум күләмендә штраф каралган. Ә кагыйдәне бозу кабатланган очракта, штраф икеләтә арта яки 15 тәүлеккә арест салына. Татарстанда рейд барышында 300 дән артык машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. 3 машина йөртүченең кабат тәрәзәләрне каралтуы ачыкланган.