Узган атнада респбуликада «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны старт алды. Автобус 1 мартка кадәр хәрәкәт итә, һәм республиканың 29 районында була. Бүген автобус Болгарга юл тота. Ә бу көннәрдә автобус Нурлат раойнында булып китте. Район казанышлары турында парламентарийлар, экология министрлыгы вәкилләре һәм муниципаль берәмлек башлыгы сөйләде. Милли проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» кысаларында гамәлгә ашырыла, ул аны 5 ел элек башлап җибәргән иде. Беренче чиратта алар тормыш сыйфатын яхшыртуга, уңайлы шәһәр мохите булдыруга, халыкның икътисадый активлыгына юнәлдерелгән. Һәр проект федераль һәм республика программаларына да кагыла. Милли проектлар ярдәмендә һәрбер районга кирәкле ярдәмче программаны тормышка ашыру мөмкинлеге туды.