Быел Татарстанда 800дән артык коры үлән яну очрагы теркәлгән. Бу, 2021 нче ел белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек кимрәк, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсендә. Бәхеткә, урманнарда бер янгын да теркәлмәгән. Ә яшел зоналар даими күзәтүдә.
Коткаручылар һәрчак уяу – киеренке эш режимын саклыйлар. Яшел зоналарда янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, авыл җирлекләре һәм урман хуҗалыгы вәкилләре патрульлек итә. Биектау районының урман буе зонасында урнашкан авыллары да контрольдә.
Ел башыннан Татарстанда 800 дән артык коры үлән, чүп-чар яну очрагы теркәлгән. Биектау районында шундый 34 урын ачыкланган. Барысы да диярлек кешеләрнең ваемсызлыгына бәйле.
Урманнар, юллар буйлап саклау полосалары сөрелә. Янгын чыккан очракта, алар ут чолгап алмаска киртә булып тора.
Территорияне машиналардан да, квадроцикллардан да күзәтәләр. Торак пунктларны җәяүләп йөреп чыгалар. Җирле халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабат искә төшерәләр.
Быел Татарстанда урман янгыннары теркәлмәгән. Тик уяулыкны югалтырга ярамый.Урманчылар һәм коткаручылар яшел зонаны җирдән дә, һавадан да контрольдә тота
Фирүзә Насыйрова, Татарстан яңалыклары.