Татарстан белгечлэре шефлыкка алынган Лисичанскида 5000 чакрым электрүткәргеч линияләрен торгызды.
Татарстан белгечлэре шефлыкка алынган Лисичанскида 5000 чакрым электрүткәргеч линияләрен торгызды. Эш күп әле. Шәһәрдә атышлар сәбәпле 10 меңнән артык күпкатлы йорт зыян күргән. Ел ярымнан артык алар электр утыннан өзелгән. Барысы да хәзер үзгәрә, Татарстан вәкилләре йортларда мөмкин кадәр тизрәк утлар кабынсын өчен челтәрләрне яңарта. Тулырак алдагы язмада.
Энергетиклар Лисичанск читендә Матросское бистәсенә кадәр 15 чакрым электр кабелен үткәрә. Бу линия буенча зур булмаган торак пунктка тиздэн электр бирү башлана.
Бистәдэ булган элеккеге чыбыклар Украина артиллериясе тарафыннан юк ителгән. Бүгенге кондэ биредә меңгә якын кеше яши. Коммуникацияләр тозеклэндерелгэч, күпләр яңадан үз йортларына кайтып халык саны тагын да артыр дигэн омет бар.
Лисичанск- хәрби хәрәкәтләр вакытында нык зыян күргән. Йортларнын саны да 10 меңнән артып китэ. Барыннан да бигрэк күп катлы йортларга һөҗүм ясалган. Биредэ кешеләр елдан артык утсыз яшәгән. Татарстан ярдәмендә Лисичанскида хәзер гомуми озынлыгы 5000 километр булган электр тапшыру линиясе торгызылды. Шулай ук Электр энергиясен бик аз кешеләр яшәгән йортларга да бирәләр.
Хәзерге вакытта Лисичанскида күпфатирлы йортларының 90 проценты диярлек даими электр белән тәэмин ителгән. Аны торгызу эшләре өзлексез алып барыла. Электр челтәрләрен торгызудан тыш, шәһәрдә социаль объектларны җылыту эшләре дэ дәвам итә. Чиратта шәһәрне тулысынча су белән тәэмин итү бурычы тора.
Чулпан Эмири. Артем Юндас, Денис Шум. Татарстан Яналыклары. Вести-Луганск, Лисичанск.