Республика территориясендә 16 нчы майга кадәр янгыннарга каршы махсус режим дәвам итә. Янгыннар галәм мониторингы ярдәмендә контрольдә тотыла.
Янгын сүндерү бригадалары урыннарда рейдлар оештырды. Махсус режим вакытында коры үләннәрне, чүп-чарны яндыру, ачык һавада азык әзерләү тыела. Урман янәшәсендә урнашкан торак пунктларда янгыннан саклану чараларына аеруча зур игътибар таләп ителә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга административ җәза каралган. Аерым кешеләр 4-5 мсең сумга кадәр, вазыйфаи затлар 20-40 мең, юридик затлар 300дән алып 500 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.