Мәскәүдә спортның ушу-таолу төре буенча Россия беренчелеге ярышлары тәмамланды.
Анада Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләре вәкилләре Татарстан җыелма командасына иң күп очко китерде. Ярышларда илнең 35 төбәгеннән 580 спортчы катнашты. Татарстанның 18 спортчысы 9 медаль яулады. Шуларның өчесе –алтын, алтысы көмеш медальләр.