Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Вячеслав Дмитриев белән очрашты.
Уртак проектларны гамәлгә ашыру, гомумән тимер юл транспорт инфраструктурасын үстерү турында фикер алыштылар.Шулай ук Татарстан территориясендә шәһәр яны пассажирлар йөртүне оештыру, вокзал комплексларын үстерү темаларына да кагылдылар. Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, хәзер сәнәгать мөмкинлекләре үсешенең бер факторы – төбәкнең тимер юл инфраструктурасын үстерү, дип билгеләп үтте.