Татарстанлылар бер көн эчендә миллион агач утырттылар. «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында, республиканың 170 мәйданчыгында чыршы, нарат, карагай, юкә, миләш, имән һәм каен үсентеләре утыртылды. Бу эшкә Татарстаннан 20 меңгә якын кеше кушылды, дип хәбәр итә Урман хуҗалыгы министрлыгы. “Урманны саклыйк” – урманнарны торгызу буенча ел саен үткәрелә торган бөтенроссия акциясе. Бу елның максаты — илдә 70 миллион агач утырту. Акция ил Президенты кушуы буенча башлангычы. «Экология» милли проекты кысаларында уздырыла.
***
Табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкил, Куркынычсызлык Советының даими әгъзасы Сергей Иванов белән очрашуда Россия Президенты Влдамир Путин бу мәсьәлә турында бола йдип әйтте: «Мөһим булмаган мәсьәләләр бар. Алар икътисад өчендә, һәр кеше өчен дә зур әһәмияткә ия — бу, барыннан да элек, экология белән бәйле мәсьәләләр», — дип ассызыклады Владимир Путин.