Урманнарны саклыйк. Татарстанда агачлар утырту буенча экологик акция дәвам итә.
Республика шәһәрләрендә төрле токымлы үсентеләр барлыкка килә. Әйтик, Алабугада миләш аллеясы утыртыылды инде. Акция барышында бер меңнән артык агач утырту күздә тотыла. Ә 9 октябрьдә әлеге акциягә Лаеш районының Тарлаш, Питрәч районының Иске Шигали, Биектау районының Ивановка авылы, Соыет районының Колсәет торак массивы янында кушылып булачак.