Һава температурасы югары булу сәбәпле, Татарстанда янгын куркынычының критик бишенче дәрәҗәсе көтелә. Шуның өчен республикада урманнарны янгыннардан саклау өчен чаралар күрелә, урманнар һавадан да, җирдән дә көчәйтелгән контрольдә тотыла.
Менә берничә ай инде урманнарны аерым режимда, һәр сәгать саен диярлек тикшереп торалар.
Татарстан белән чиктәш төбәкләрдә урманнарда янгыннар чыгып тора. Бәхеткә, республикабызда янгыннар теркәлмәгән. Яздан ныклап әзерлек чаралары күрелгән.
Хәзер урманнарга керү катгый тыела. Яшел зоналарда киеренкелек саклана. 407 куркынычлы зона теркәлгән. Бу ваемсыз кешеләрнең тиешсез урында учак ягып, аны сүндермичә китүләренә, тәмәке төпчеген теләсә кая ташлап калдыруларына бәйле. Янгыннарны җирдән, һавадан, хәтта космостан-онлайн режимда махсус кушымта ярдәмендә күзәтәләр.
Хәзер Татарстан урманнарында янгын куркынычының дәрәҗәсе дүртенче классы. Республиканың көньяк-көнчыгышында-якын арада бишенче-критик дәрәҗә көтелә.
Урманнарда булу кагыйдәләрен бозган өчен-административ штраф– бәясе 10 тапкыр арткан. Әгәр зыян зур булса, җинаять җаваплылыгы яный.
Айнур Вәлиәхмәтов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.