Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95
Урманнарда югары дәрәҗәдә янгын чыгу куркынычы булу сәбәпле, гражданнарга урманнарга бару, шулай ук транспортта керү тыела. Урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү, урманнарга янәшә урыннарда, яшел агачлар, федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар буенда чүп-чар, шырпы, тәмәке төпчеге, пыяла, янгын чыгу ихтималын арттырган башка әйберләрне ташлап калдырмау сорала. Урманнарда 25 станция янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Шулай ук космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, кичекмәстән экранда күрстелгән телефоннар аша хәбәр итегез.