Зарарлы организмнардан эшкәртелү сәбәпле, Татарстан урманнары территорияләренә бару, өч атнага чикләнә. Бу турыда карарны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
21 көн дәвамында урманнарда җәяү йөрү генә түгел, анда транспортта йөрү дә тыелачак. Эшкәртелә торган участок чикләреннән 300 метр ераклыкта кисәтү аншлаглары урнаштырыла.
Чикләү Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай урманчылыклары территориясендә гамәлдә булачак.
Татарстан халкының урманнарда булуы чикләнгән чорда, Республиканың урман хуҗалыгы министрлыгының «Урман янгыннары үзәгендә» бердәм контакт-үзәк эшләячәк.
Республика халкы 8(843) 221 37 95 номерына шалтыратып, өстәмә мәгълүматны белешә ала.