Экология» илкүләм проекты буенча быел Татарстанда 1400 гектар мәйданда урманнар яңартылды. 1295 гектарда – урман культуралары, ә 105 гектарда агачлар утыртылды.
Ел азагына кадәр 3855 гектар мәйданда урманнар торгызыла. Ел башыннан урман хуҗалыклары 702 килограмм үсенте орлыкларын әзерләгән. Шуның 378 килограммы – нарат, 22 килограммы –карагай, 25 килограммы юкә агачы орлыклары. Орлыкларны Мамадыш, Минзәлә һәм Саба урман хуҗалыклары күпләп әзерләгән.
Исегезгә төшерәм, илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Татарстанда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2021елда 1 миллиард 700 миллион сум акча бүлеп бирелгән