Быел Татарстан урман саклау хезмәткәрләре ике йөздән артык янгын чыгу чаткыларын кисәткән. Нигездә кыр өстендәге үләннәр янды, урман янгыннары теркәлмәде. Алга таба да янгыннар чыкмас өчен хезмәт көчле эш режимына күчерелде.
Урман массивларының һәр сантиметры контрольдә тотыла. Эссе һава торышы башлану белән белгечләр тикшерү эшләренә керешә. Менә хәзер дә басуда коры үлән януы ачыкланган. Берәүләр бер тонна литрлы резервуарларны тутырган арада, икенчеләр җиң сызганып янгын сүндерә. Урман саклау хезмәткәрләре операциянең уңышлы булуы турында рапорт бирә. Аңлагансыздыр бу хәзерлек , өйрәнү чаралары гына.
Татарстанда табигый байлыклар һәм мөһим социаль-икътисади әһәмияткә ия объектлар космик мониторинг системасы аша да тикшерелә.
Искәндәр Гыймалтдинов, Айнур Валиахмәтов, Ренат Сахибгәрәев, Татарстан яңалыклары.