Биклән урман хуҗалыгы чүп белән тулган. Кешеләр урманнарга чүп атуны гадәти эш, дип саный. Агач төпләре резин эшләнмәләр, төзелештән калган чүпләр, иске лампочкалар белән тулган. Нәтиҗәдә табигатькә зур зыян килә, җәнлекләр агуланалар, дип белдерә инспекторалар. Чүпкә батып яткан урманны безнең төшерү төркеме күреп кайтты.
Менә урман эченә керсәк нәрсә генә күрмибез без монда таба алмыйбыз пласитковый бутылкалар тәгәрмәчләр бытовой мусор бәрәңге чүпләре зыянлы лампалар
Эдуард Иванов – табигатьнең дусты. Ул күп еллар тирә юньне саклау буенча инспектор булып эшли. Ялында да урманга килә. Тик чираттагы тапкыр түбәнкамалыларның тирә-мохиткә булган саксыз карашы, аның кәефен боза. Кешеләр Биклән урман хуҗалыгын чүп белән тутырганнар.
Менә бу территориядә 2 чүплек урнашкан монсында төзелештән калган чүпләр, ә монсында иске савыт-саба, чынаяклар. Белгечләр әйтүенәч аны балалар бакчасыннан йә мәктәптән алып килергә мөмкиннәр
Урманның чүп белән тулуы табигатькә зур зыян сала. Хайван, җәнлекләрнең пакетлар ашап агуланган очраклары да булган. Кешеләр урманга чүп атуны гадәти эш, дип саныйлар. Өемнәр көннән-көн арта.