Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәре турындагы Указны имзалады. Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза бәйрәме 13 майга туры килә. Корбан бәйрәме 20 июльдә билгеләп үтеләчәк. Моңа кадәр Татарстан Диния нәзарәте Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләде. Рамазан ае 13 апрельдә башлана, утыз көн дәвам итә.