Түбән Кама шәһәрендә тагын өй туйлары – Фикрәт Табиев урамында 120 фатирлы яңа йорт салынып беткән.
Әлеге йорт “Торак һәм шәһәр мохиты” илкүләм проекты кысаларында, социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Фатирларда барлык уңайлыклар да тудырылган. Быел республикада Дәүләт торак фонды инвестицияләренә барлыгы 161 йорт салыначак, шуларның 24се файдалануга тапшырылган инде.