Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Узган атнада без Айша Курбоновага булыштык. Бүген унтугыз яшьлек Артур Гатинның авыру тарихы. Аны дәвалау өчен дару алырга матди ярдәм кирәк.
Артур Гатин табибларга даими йөри. Башында барлыкка килгән шеш соңгы вакытта муенына, җилкәләренә тарала тарала башлаган. Тиешенчә хәрәкәтләнә алмый. Ә кискен хәрәкәтләр бөтен тәнен авырттыра.
Артур Гатин: «минем баш авыртуларым еш була. Шул сәбәпле, начар йоклыйм. Әгәр аркага ятсам, арткы як авырта башлый.Гел авыртуларны сизәм.»
Табиблар Артурның сәламәтлегенең торышын күзәтеп торалар. Яман шеш үсеп, таралмасын өчен, операция ясаудан такталып торалар.
Артурның әнисе Юлия Котова: «Операция турында сүз барды, тик ул бала гомере өчен авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә дару белән дәваларга булдылар. Хәле начарланып китмәсен өчен.»
Гыйнвар аенда Артур инвалидлык ала -шеш тиз үсә башлый. Табиблар сүзләренә караганда, анда кан җыела, бу куркыныч — артык физик хәрәкәтләр кан агуга китерергә мөмкин. Сак булырга кирәк, яшүсмер даими рәвештә арыганлык сизә, хәле бетә.
Участок педиатры Лилия Шәрәфиева: «бу дару кан тамырларының артык үсүенә, тирә-юньдәгеләр тукымаларның артуына һәм шешнең үсүенә тукталуына ярдәм итә: ул юкка чыгар дип уйламыйм, Тик монда тормыш янамасын өчен хәлне тотрыкландырырга кирәк.»
Хәзер Артурга бер еллык дару кирәк. Ул 672 мең сумга төшәчәк. Гаиләдә бу кадәр акча юк. Без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз, хөрмәтле телевизор караучылар! 5542 номерына смс хәбәр җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Зуррак өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгьлүмат телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.
.