Ярты гасыр – спорт мәйданчыгында. Казандагы «УНИКС-ЮНИОР» баскетбол спорт мәктәбенең танылган балалар тренеры Наталья Второва 50 ел гомерен яшь спортчылар әзерләүгә багышлаган. Тәҗрибәле остаз күпме шәкертне зур спортка чыгарган, хәзер нәрсәләр белән шөгыльләнә? Без дә кызыксындык.
Аны киң кочакларны җәеп, рәхмәт әйтеп каршылыйлар. Ә пандемия сәбәпле, зур тантана оештырмаска булганнар. Наталья Второва баскетбол буенча Татарстанның атказанган тренеры, күп кенә чемпион титуллары һәм бүләкләре иясе. 50 ел эчендә 20дән артык команда әзерләгән. Төрле яшьтәге меңләгән бала аны үзенең остазы дип саный. Наталья Анатольевнаның шәкертләре арасында баскетбол буенча өлкәннәр командалары составында ил чемпионнары бар, ә бер шәкерте дөнья чемпионы исемен яулады.
Казан шәһәренең «УНИКС-ЮНИОР» спорт мәктәбе директоры Александр Шаган: «Наталья Анатольевна иң мактаулы, хөрмәтле остазларның берсе. Спорт мәктәбендә югары әзерлекле спортчыларны, әйтик Попова Маша, Иванованы Златаны әзерләүгә күп көч куйды. Алар суперлигада да җиңеп чыкты. Әле тагын күп спортчыларны әзерләр дип ышанабыз.»
Наталья Второваны котларга хезмәттәшләре, спорт учреждениесе җитәкчелеге һәм укучылар җыелды. Зур дулкынлану белән зур спортка, олы тормышка хәер-фатыйха биргән тренерны хөрмәтләделәр. Тренер үзенең спорт юлындагы беренче адымнарын искә төшерде, баксаң, кечкенә буйлы булган өчен аны башта баскетбол командасына алмаган булмаганнар.
ТР баскетбол буенча Атказанган тренеры Наталья Второва
Котлаулардан соң, тренер баскетбол ветераннары белән бергә янә спорт мәйданчыгына чыкты. Сәламәт актив яшәү рәвешен беркайчан да туктатырга ярамый, дип саный.
Фәнис Мөхәмммәтов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.