Безнең телерадиокомпания һәм Русфонд хәйрия җәмгыяте авыру балаларга ярдәм йөзеннән уртак проектны дәвам итә. Бу юлы финанс ярдәменә Ралина Рәхимова гаиләсе мохтаҗ. Аның 2 нче дәрәҗә сколиоз.
14 яшьлек Ралина Рәхимова кабат табибка килгән. Табиб рентгентан умыртка сөяген сүрәткә төшереп, үзгәрешләрне карый. Тик әлегә алга китеш күзәтелми.
Баланың умыртка баганасындагы үзгәрешләрне әнисе көтмәгәндә, кызы боз тавыннан төшкәндә, егылып, имгәнгәч кенә белгән.
Җәрәхәттән соң сколиоз үсә башлый. Табиблар барысын да төзәтергә мөмкин дип ышандыра, иң мөһиме дәвалауны туктаусыз дәвам итәргә кирәк, диләр. Кыйммәтле ортопедик корсетлар, ортезлар, шулай ук инструктор ярдәмендә махсус массаж ясарга кирәк.
Рәзилә гаиләсенә дәваланырга кирәкле беренчел сумма — 550 000 сум. Якындагы ярты елга гына да дәвалану өчен 600 мең сум акча кирәк. Гаилә өчен бу зур сумма. Гаилә битараф булмаучылардан ярдәм көтә. Балага ярдәм итү өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрергә була. Бер хәбәрнең бәясе — 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмәт безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.