Президент фатихасын алган мәктәп
Казан Унбер мәктәбе үзенең мобиль кушымтасын ачып җибәрде. Ул укучыларга өстәмә мәгълүмат алырга ярдәм итә,
ә укытучыларга һәм ата-аналарга бер мәйданчыкта аралашу мөмкинлеге. Мәктәптә Рөстәм Миңнеханов уку классларын, бибилиотеканы, бассейнны, актлар залын һәм ашханәне карады. Лицей узган елның 1 сентябрендә Арт сити торак комплексында ачылган иде. Уку йортында 949 укучы халыкара дәрәҗәдәге белем ала.