Татарстанда быелга исәпләнгән республика программаларын формалаштыру дәвам итә, барлыгы 44 программа гамәлгә ашырыла. Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм торак төзелеше иң масштаблы программалар булды. 2021 елда 2 миллион 670 мең квадратный метр торак төзү күздә тотыла, бүгенге көндә пландагы күрсәткечнең 9 проценты үтәлгән инде. Торак төзелешенең гомуми күләмендә социаль ипотека 10 проценттан артыграк. Әлеге программа буенча план 25 процентка үтәлгән — бу 161 йортның сигезе инде файдалануга тапшырылган дигән сүз. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 41 муниципаль берәмлектәге 927 объект кертелгән.