Соңгы ун елның иң масштаблы статистик вакыйгасы — Бөтенроссия халык санын алу дәвам итә. Быелгы җанисәп алуның төп яңалыгы — Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль-онлайн язылу мөмкинлеге. Компаниядә тагын нинди формаларда катнашырга мөмкин? Бу хакта киләсе сюжетта.
Люция Баһавиеваның 3 баласы бар, мәшәкатьләре хәттин ашкан. Халык санын алуда онлайн режимда яки күпфункцияле үзәккә барып язылырга вакыты җитми. Мәгълүматларны тутыруны сан алучыга ышанып тапшырган.
Процедура куркынычсыз, ә иң мөһиме-уңайлы. Бигрәк тә күп балалы гаиләләргә җайлы. Исәпкә алучының сорауларына барысы өчен дә бер кеше җавап бирә ала.
Исәпкә алу вакытында илнең барлык кешеләре — ил гражданнары да, Россиягә кунакка кайтучылар да теркәлә. Билгеле бер яшәү урыны булмаган затларны да исәпкә алалар, монда социаль приютлар ярдәм итә. Ә сораулар туса, аларны исәпкә алучылар хәл итәргә булыша.
Процедура гади – гаиләне исәпкә алу битен тутыру уртача 20 минут вакытны ала. Алынган мәгълүматлар шунда ук федераль статистика хезмәтенә җибәрелә.
Диана Дасаева, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.